Русия борынгы шәһәрләр тәңкәсе Кострома

51

Used

2002 елның июнендә “Борыңгы шәһәрләр” сериясеннән 10 сум номиналы белән Кострома юбилей тәңкәсе әйләнешкә чыкты.

150,00 руб

Добавить в избранное

2002 елның июнендә “Борыңгы шәһәрләр” сериясеннән 10 сум номиналы белән Кострома юбилей монетасы әйләнешкә чыкты.


Кострома Идел елгасының киң ярында, Мәскәүдән 372 км төньяк-көнчыгышта урнашкан. Тирә - ягында үскән куе урманнар Кострома өлкәсенең төп һөнәри мисалы булып тора. Кострома – борынгы урыс шәһәре буларак, аның тарихи язмышы Рәсәй дәүләтенең язмышы белән тыгыз үрелгән.
   Кострома елгасы буенда урнашканга, шәһәр исеме шулай итеп кушылган. Боронгы славяннарның мәҗүсилек чорында , яздан җәйге фасылга кергәндә “Костроманы яндыру” дип аталган гореф-гәдәте булып, елга исеме дә шуның белән бәйле.   
  Кострома 12 нче гасырда нигез салына. 13 нче гасыр уртасында, изге Александр Невскийның кече туганы князь Василий Ярославович бу шәһәрне үз биләмәләренә кабул итеп ала һәм Кострома бер кадәр вакыт Рәсәйнең башкаласы булып тора. 1277 нче елда князь вафат була һәм Костромада изге Федор чиркәвендә җирләнә. Князь Василийның балалары калмаганга күрә, Кострома князьләренең нәселе шулай өзелә.


Тарихи һәм архитектура һәйкәлләре бихисап булганга , Кострома шәһәре- тыюлык булып тора.  Ул “Алтын боҗра” туристлык маршрутына кертелгән. Шәһәр үзәге майданында милли бизәкләр һәм ике башлы бөркет рәсеме белән бизәлгән бик матур мәһабәт янгыны каланчасы басып тора. Ябык квадрат рәвешендә төзелгән олы сәүдү рәтләре күңелдә көчле тәсире калдыра. Анда әле бүген дә зур сәүдә эшләре гөрләп тора.

Җавап язу

Русия борынгы шәһәрләр тәңкәсе Кострома

Русия борынгы шәһәрләр тәңкәсе Кострома

2002 елның июнендә “Борыңгы шәһәрләр” сериясеннән 10 сум номиналы белән Кострома юбилей тәңкәсе әйләнешкә чыкты.

Охшаган товарлар

Стоимость доставки рассчитана предварительно. Возможны неточности в расчетах.
Стоимость доставки будет перепроверена менеджером интернет - магазина во время обработки Вашего заказа.
Автоматически стоимость заказа рассчитывается не для всех служб.