Беренче биметал тәңкәләре Борынгы Римда барлыкка килгән. Бер эшләнмәдә ике металл булуы, ялган тәңкә ясау мөмкинлеген чикли һәм римлылар моны практикада яхшы кулланганнар. Безнең илдә ике металлдан торган тәңкәләрне, инфляция һәм сумның курсы кискен төшү белән бәйле рәвештә, 1991-нче елда суга башлаганнар.

10 сум биметалл тәңкәләре

2000 елдан башлап, Руссия банкы тарафыннан, 10 сум номиналы белән 114 биметалл тәңкә әйләнешкә чыгарыла. Алар дүрт төп сериягә бүленгән. Иң күп санлы "Русия борынгы шәһәрләре" һәм "Русия Федерациясе". Бу серия тәңкәләре киләчәктә дә басылачак. 2002-нче елгы 7 тәңкә "Министырлыклар" һәм тагын җидесе, сериядән тыш яки "Истәлекле вакыйгалар".
2017-2018 елларда серияләрнең дәвамы итеп Русия борынгы шәһәрләренә һәм төбәкләргә багышланган тәңкәләр сугылачак.
Нумизматлар һәм коллекционерлар арасында, истәлекле 10 сумлык биметал тәңкәләр аеруча популяр. Алар кыйммәтле түгель һәм югары сәнгатьле дизайнда эшләнгән. Бүгенге көнгә кадәр сугылган 10 сумлык биметал тәңкәләр арасында, бары тик өчесе генә кыйммәтле йөри: Пермь төбәге, Чечен Җөмһүрияте һәм Ямал-Ненец үзидарәле төбәге. Тиражы аз булу сәбәпле, шулай килеп чыккан. 2007 елдан 2009 елга кадәр биметалл тәңкәләрне ике тәңкә сугу йорты чыгарган һәм әлбәттә коллекционерлар өчен алар икеседә кызык. Әлеге тәңкәләрнең аермасы: тәңкәнең аскы ягында бәләкәй генә сугу йорты билгесе.
10 сумлык биметалл тәңкәләр күзәтүне тәмамалап: барлык 10 сумлык биметалл тәңкәләр бер үк төрле сыйфатлы, 27 мм диаметры һәм җиз бакыр-никель металлдан ясалган. Һәр тәңкә турында тулы мәгълүматне Сез "АлаДДин" интернет-кибете "Биметалл тәңкәләр" бүлегендә таба аласыз.