монеты турцияТөркия - Кече Азия җирендә иң зур дәүләтләрнең берсе. Бу илнең күп гасырлар тарихы, барлыкка килгәннән бүгенге көнгә хатле, тәңкә сугу белән тыгыз бәйләнгән. Юкка гына түгель, Төркия, төрле билгеләнештәге тәңкәләр сугуда танылган эксперт дип санала. Бүгенге көндә Төркия тәңкә сугу йорты дөньяда иң зур күләмдә алтын тәңкәләр чыгаручы. Бер атна эчендә мең ярым данә җитештерә ала. Шулай ук истәлекле һәм юбилей тәңкә сугуда да алга киткән.

Төркиядә иң танылган истәлекле тәңкәләр сериясенең берсе "Төркия кызыл китап тәңкәләре". Бу тәңкәләрдә хайваннар дөньясының төрле вәкилләре сурәтләнгән. Шулай ук серия чикләнгән булуга, игътибар бу тәңкәләргә күпкә арта. Эчке мөрәҗәгать өчен 5000 мең данәгә кадәр һәм тышкы 15 мең данәгә кадәр чыгарыла.. Барлык тәңкәләр - 1 лира һәм биметалл. Тәңкәнең тышкы боҗрасы тутыя, бакыр һәм никель эретмәсеннән, ә эчке боҗрасы җиздән ясалган. Аверс кырые буенча, бертөрле TÜRKIYE CUMHURIYETI дип сугылган.

"Төркия кызыл китап тәңкәләре" сериясен 2009 елда башлап җибәргәннәр. Һәр елны серия яңа тәңкәләр белән тула. Хәзерге көндә 20 тәңкә сугылган:

  1. 2016 ел - Кушаяк, Кыр тычканы
  2. 2015 ел - Варан, Кыр Бәрәне, Ангор Песие, Ангор Кәҗәсе;
  3. 2014 ел - Бөркет, Ат, Сызыклы Сыртлан, Колаклы Керпе;
  4. 2013 ел - Торна, Су эте;
  5. 2012 ел - Болан, Каплан;
  6. 2011 ел - Арыслан, Аю;
  7. 2010 ел - Ата песи, Эт;
  8. 2009 ел - Фил, Ташбака

Төркиядә күптән инде тәңкә халыкның милли сәнгатен күрсәтүче булды. Кадерле укучыларыбыз, алдагы мәкаләдә без Сезне Төркия чәчәкләренә багышланган тәңкәләр белән танышырбыз.