Русия борынгы шәһәрләр тәңкәсе Вологда

29

Used

Русия борынгы шәһәрләр тәңкәсе Вологда, 10 сум, 2007 ел

400,00 руб

Добавить в избранное

2007-нче елның 1-нче октяберендә Русия Үзәк банкы “Борыңгы шәһәрләр” сериясеннән, “Вологда” юбилей тәңкәсе әйләнешкә чыгарды.

Инде бик элек вакыйгалардан, Вологда Урыс Төньягына ачык капка булды. Моннан Поморьега, Архангельска, Соловецк монастырена юл башлана. Бүген дә сәяхәтчеләргә, гаҗәеп Төньяк дөньясына юл башы булып тора Вологда. Шәһәр куе урманнар белән уратылган, киң һәм матур елгалар ага. Сырлап – бизәкләп эшләгән тәрәзә кошагалары һәм гадәти олы утын әрдәнәләре зур төньяк өйләренә аерым бер сыйфат биреп, Русиянең урта полосасыннан үзгә аерым үтә. Вологда – зур, заманча шәһәр булса да, төньяк шәһәрләргә генә хас булган, борынгы аерым җыйнаклыгын бүген дә саклый.
Вологда – Мәскәүнең яшьтәше. Елъязмаларда ул беренче тапкыр 1147-нче елда искә алына. Иң элек Вологда, Новгород бояр республикасы биләмәсе булып, Сухона һәм Шексна елга бассейнарын тоташтырган елга сәүдә юлында, новгородлы сәүдәгәрләр өчен төзелгән. Дмитрий Донской чорында, шәһәр, Мәскәү биләмәсенә әйләнә. Русиянең үзеннән төньягына илтүче олы юллар чатында урнашканга, монда зур, бай сәүдә ярминкәләре гөрләгән.
17-нче гасыр уртасына кадәр шәһәр гел  агачтан булып, классицизм стилендә эшләнгән матур особняклар бүгенгә кадәр сакланып калган. Колоннада һәм фронтоннар белән эшләнгән нәзәкатьле особняклар күп. Алар искиткеч матур бизәкле тәрәзә кашагалары, чүкеп ясалган нәфис рәшәткәләр, кәрниз, флигельләр һәм башка детальләр белән бай итеп эшләнгән. Бизәкләре берсен берсе кабатламыча, һәрбер йортның үз йөзе, үз тарихы булып бу матурлыкны тудырган борынгы осталарның кул җылылыгы да,  шанлы үткэннэрнең сулышы да, гаилә учагы җылысы да саклый әле алар.


“Борынгы шәһәрләр” сериясенең “Вологда” юбтлей тәңкәсе коллециягезнең бер матур бизәге булыр.

Җавап язу

Русия борынгы шәһәрләр тәңкәсе Вологда

Русия борынгы шәһәрләр тәңкәсе Вологда

Русия борынгы шәһәрләр тәңкәсе Вологда, 10 сум, 2007 ел

Охшаган товарлар

Стоимость доставки рассчитана предварительно. Возможны неточности в расчетах.
Стоимость доставки будет перепроверена менеджером интернет - магазина во время обработки Вашего заказа.
Автоматически стоимость заказа рассчитывается не для всех служб.