Үзенең күп гасырлы тарихында, тәңгәләргә, эчтәлеге буенча да, формасы буенча да бик күп үзгәреш яңалыклар аша үтәргә туры килде. Төрле чор һәм халыкларның тәңкәләре акчалата әйләнеш чарасы гына түгел, ә хакимлек симолы чагылышы һәм әйләнә-тирә мохит дәрәҗәсен, яшәү рәвеше күрсәткече дә, хәтта кайбер халыкларда табыну символы булып та хезмәт итәләр.

Тәңкә-көрәкләрТарихта мондый мисаллар бик күп. Борынгы Кытайда, мәсәлән, Чжоу династиясе хакимлеге чорында, җир эшкәртү белән көн күрүче провинцияләр көрәк формасындагы акчалар сугылган. Тәңкәләрдә династия исеме, бу акчалар әйләнеше йөргән провинциянең атамасы символлары куелган була. Бу тәңкәләрнең акча әйләнеше чарасы булуын күрсәткән символ да сугыла. Тәңкә-көрәкләр формасы буенча түгәрәк һәм кадрат, куш яки яссы сынлы булып аерылганнар. Пычак-тәңкәләрШул ук чорда, хәрби-политик тормышта яшәүче провинцияләрдә тәңкә-пычаклар сугылган. Бу үзәнчелекле акча берәмлекләре шулай ук пычак йөзе һәм регион символлары белән аерылган. Пычак-тәңкәләр Кытай белән күрше Япония һәм Кореяда да киң кулланышта йөргән. Тәңкәләрнең үзәнчелекле формалары халкының яшәү рәвешен күрсәтеп генә калмый, табыну символы да була. Дельфин-тәңкәләрШулай итеп Кара диңгезнең төньягындагы борынгы Оливиядә 200 ел буе дельфин сүрәтендәге тәңкәләр сугылган, ә Соломон утрауларында берничә гасыр шул ук дельфиннарның тешләре акча урынына әйләнештә йөргән.

Гадәти булмаган тәңкәләр бүген дә әйләнештә бар. Мондый тәңкәләрне сугу һәм коллекционерларга тарату белән өченче дөнья илләре шөгелләнә. Мәсәлән, Африка илләрендә тәңкә-автомобиль, төрле хайваннар һәм үсемлек, хәтта дәүләт мәйданы формасындагы тәңкәләр дә киң таралаган. Нинди генә формада сугылса да, тәңкәләр шул ук акча берәмлеге буларак кеше яшәешенең аерылгысыз бер юлдашы булып кала.


Стоимость доставки рассчитана предварительно. Возможны неточности в расчетах.
Стоимость доставки будет перепроверена менеджером интернет - магазина во время обработки Вашего заказа.
Автоматически стоимость заказа рассчитывается не для всех служб.