Тәңкәләр барлыкка килү тарихы үз тамырлары белән үткән заманга китә . Үзенең беренче күренеше итеп, акча төре булып барлыкка килүне, кешеләр арасында  сәүдә мөнәсәбәтләре үсүенә буручлы. Тәңкә сүзе безгә борынгы Рим дәүләтеннән килгән. Беренче вакытта ул, капитолий калкулыкта урнашкан, борынгы Римның алиһәсенә «Юнона Тәңкәләре» (Юнона кисәтуче) багышланган гыйбадәтханә урыннын аңлата. Гыйбадәтханә янында металл акча сугу йортлары урнашкан була.
Тәңкәләр барлыкка килү тарихыДөнья өлешләрендә беренче тәңкәләр төрле вакытта килеп чыга. Билгеле, ике яклы (аверс, реверс) һәм ян гуртлы булган метал акчалар безнең эрага хатле 12 нче гасырда Кытайда коеп ясала. Борынгы, кечеазиядә урнашкан, Лидиядә метал тәңкәләр безнең эрага хатле 685 ел тирәсендә сугыла. Әз генә соңрак Борынгы Грециядә һәм аннан соң Борынгы Римда. Үзенең уңайлыгы һәм озак кулланылуы белән – акча – тәңкә формасында бөтен дөньяны тиз яулап ала. Шуңа күрә беренче тәңкәләрне, озак вакыт хасиятен югалтмаган, металлардан ясыйлар. Мәсәлән: алтын, көмеш, бакыр, бакыр һәм күрсин эретмәсе.
Тиздән сәүдә акча берәмлегеннән кала – тәңкәләр – башка күп төрле функцияләр үти башлый.Тәңкәләр хакимиятнең символы, илнең көче, аеруча өстенлеге һәм аның кулында гына булу хокукына әйләнә. Шулай ук эстетик, тарихи һәм язу байлыкларын үз эченә алган тәңкәләр халык мәдәнияты була. Урта гасырда тәңкәләр җыю һәм туплау символы да әверелә. Бүгенге көндә тәңкәләр акча формасына караганда мәдәни әһәмияткә ия. Бу кәгазь акча барлыкка килүе белән бәйле. Чөнки кәгазь акчаны басу күпкә юнрәк чыга.
Татарстан җирләрендә беренче тәңкәләрне, б.э.х. 9 гасырда барлыкка килгән Идел-Кама Болгария Дәүләте суга башлый. Мәскәү патшасы Иван Рәхимсез яулап алганчыга хатле Казан Патшалыгы да үз тәңкәләрен суга. 16 гасырдан башлап хазерге көнгә хатле тәңкәләрне сугу аеруча Мәскәү өстенлеге. Әмма бу икенче хикәя , Сез аны безнең алдагы мәкаләдә укый алырсыз.