Киләчәк 2018 елда Русия, хуҗа буларак, чираттагы 21-нче бөтендөнья футбол ярышларын кабул итергә әзерләнә. Әлеге ярыш үткәрүе тарихында, беренче мәртәбә Русия җирендә узачак. Футбол - дөньда иң популяр уеннарыннан берсе дияргә була. Шуңа таянып, ярыш уткәрү зурлыгы олимпия уеннарыннан артта калмас.

Ярышка әзерлек күптәннән инде бара: торгызыла һәм яңа стадионнар төзелә, уенның билгесе уйлап табыла, әлеге вакыйкага багышланган язмалар бастырыла. Бу мәшәкатләр арасында коллекционерлар да игътибарга лаек була. Футболга багышланган маркалар, значеклар һәм истәлекле тәңкәләр чыгарыла.

Футболга багышланган истәлекле тәңкәләр

Әлеге әйберләр коллекционерлар мөхитендә лаеклы урын алачак.

2016 елда, Русия Үзәк банкы истәлекле тәңкәләр сугуын башлап җибәрә. Әлегә 8 тәңкә сугыла: ике инвестицияле кыйммәтле металлдан (3 сум номиналы белән көмеш, 50 сум номиналы белән алтын), дүрт 3 сум номиналы белән көмештән һәм ике 25 сум номиналы бедән кыйммәтле булмаган металлдан. Тәңкәләрнең алгы ягында дәүләт ярлыгы, “Русия банкы” язуы, номинал, 2018 ел языла.

Футболга багышланган тәңкәләрТәңкәнең арткы ягында: инвестицияле кыйммәтле металлдан ясалган тәңкәләрдә -бөтендөнья футбол ярышларының кубыгы, истәлекле көмеш тәңкәләрдә - ярыш кабул итүче шәһәрләрнең (Казан, Екатеринбург, Саранск, Калининград) күренекле урыннары, 25 сумлык тәңкәләрдә - ярышларның билгесе сүрәтләнә. Өстәмә 25 сумлык тәңкәләр төсле   һәм гадәти ысул белән ясала.

Шулай ук 2017 елда бөтендөнья футбол ярышларына багышланган тәңкәләр сугу планына кертелә. Барлыгы әлеге тантаналы чарага 20 төрле тәңкә сугылачак.

Искәртмә: Бөтендөнья футбол ярышларына багышланган тәңкәләрнең үзәнчелеге булып – аларда чаккан елы түгель, ә ярышларның узган елы сугыла.

Үзегезнең коллекцияне туллыландыру өчен, әлеге тәңкәләрне безнең кибеттә ала аласыз.


Стоимость доставки рассчитана предварительно. Возможны неточности в расчетах.
Стоимость доставки будет перепроверена менеджером интернет - магазина во время обработки Вашего заказа.
Автоматически стоимость заказа рассчитывается не для всех служб.