Русия борынгы шәһәрләр тәңкәсе Казан

20

Used

Казан тәңкәсе, Русия борынгы шәһәрләр, 2005 ел.

Тәңкә фото сүрәттә бирелгедән аерыла ала.

90,00 руб

Добавить в избранное

2005 елның 19 нчы маенда 10 сум номиналы белән “Казан” юбилей тәңкәсе әйләнешкә керде.

 Казан – Рәсәйдә иң борынгы шәһәрләрнең берсе,Татарстан республикасының башкаласы. 2004 нче елда аның 1000 еллыгы уңаеннан зур юбилей тантаналары шаулап узды. Казан урта Идел буенда, элеккеге болгар җирләрендә барлыкка килгән. Иңкүлеккә урнашкан гөрләп – кайнап торган шәһәр аш пешеп утырган зур казанны хәтерләткән. Аның исеме дә шуннан килеп чыккан дип санала.
“Казан” юбилей тәңкәсендә, бөтен борынгы шәһәрләрдәге кебек, шәһәрнең үзәге булган кремле сурәтләнгән. Аның бугенгә кадәр сакланган диварлары 16 нчы гасырда төзелгән. Казан кремленең иң атаклы манарасы “Сөембикә манарасы” дип атала. Бу 58 метр биеклектәге 7 яруслы манара борынгы татар архитектурасы һәйкәле булып тора. Легенда буенча, Явыз Иван патша Казан ханбикәсе гүзәл Сөембикәгә гашыйк була һәм аңа өйләнергә тели. Дәһшәтле патшаның тәкдимен кире какса, ачуыннан халкы белән бергә бөтен шәһәрне юкка чыгаруы барлыгын уйлап, ханбикә шарт куя. Урыс осталары аның хөрмәтенә тирә якта иң гүзәл манара төзегәннән соң гына кияүгә чыгачагын белдерә. Явыз Иван  эш башларга әмер бирә. Аннары, горур Сөембикә, манараның иң тубәсенә кутәрелә...Халкына,мәхаббәтенә тугры калып, гүзәл манарадан мәңгелеккә соңгы адымын атлый...
Казанда матур, борынгы өйләр, һәйкәлләр, музейлар күп. Искиткеч бай тарихлы меңеллык Казанның нәзәкатле кунакчыллыгы һәркемне үзенә тартып,җәлеп итеп тора.

Җавап язу

Русия борынгы шәһәрләр тәңкәсе Казан

Русия борынгы шәһәрләр тәңкәсе Казан

Казан тәңкәсе, Русия борынгы шәһәрләр, 2005 ел.

Тәңкә фото сүрәттә бирелгедән аерыла ала.

Охшаган товарлар

Стоимость доставки рассчитана предварительно. Возможны неточности в расчетах.
Стоимость доставки будет перепроверена менеджером интернет - магазина во время обработки Вашего заказа.
Автоматически стоимость заказа рассчитывается не для всех служб.