Коллекционированияне күптән инде гадәти җыючылык дип әйтеп булмый. Бугенге көндә коллекционер - сәнгать белгече, галим, классификатор һәм хәтта тарихчы. Ничек коллекционерлар шундый төрле якны бер юнәлештә тота ала соң? Аларга өстәмә мөһим әйберләр (аксессуарлар) булыша.

Зурайткычлар

Гадәттә аксессуарлар өч зур төркемгә бүленә:

  • Коллекцияне саклау һәм кәрсәтү җиһазы.
  • Чистарту, карау һәм тиешле дәрәҗәдә саклау җиһазы.
  • Тикшерү һәм өйрәнү җиһазы.

Беренче төркемгә коллекционерга иң әһәмиятле җиһазлар керә. Бу төрле альбомнар, тартмалар, кейслар, тәңкәләр өчен капсулылар, пыяла күрсәтмәлек, туба булырга мөмкин. Тәңкәләрне күрсәтү өчен еш кына махсус холдерлар һәм гүзәль кысалар куланыла.

Икенче төркем борынгы әйберләрне һәм иске тәңкәләрне еш очратучыларга мөһим. Вакыт үз эзен әйберләрдә калдыра, ешь кына мөһим тәфсильне яшерә. Шул сәбәпле, әйберләрне яхшы кыяфәттә күрсәтүгә киртә туа. Әлеге төркем химия чистарту эремәсен, химик эшкәртү җиһазларын (перчаткалар, ялтырату өчен тукыма, вибро һәм ультра тавыш чистарткычлар) үз эченә ала.

Үлчәүләр

Һәм, ниһаять, иң күп санлы төркем коллекция җиһазларын өйрәнүдә булыша. Зурайткычлар һәм үлчәүләр, пинцетлар һәм тоткычлар, дигиталь штангенциркулләр һәм күләмле сызгычлар, флюоресцент һәм ультрафиолет лампалар, кесә һәм терәк микроскоплар - барысы да нумизматиканы чын яратучының юлдашлары. Бу төркедә аерым урынны - нумизматик фәнне өйрәнү буенча китаплар ала. Китаплар ярдәме белән тәңкәләрне клафикациялиләр һәм каталог төзиләр, тарихын өйрәнәләр. Нумизматика буенча китаплар, җыелган белемне таратырга һәм саклап калярга ярдәм итә. Шул ук ваккыта китаплар үзләре дә җыю җиһазы була ала.

Интернет-кибет "АлаДДин" коллекционерга үз җыелмаларны саклау, күрсәштү, чистарту, карау, саклау, тикшерү һәм өйрәнү өчен җиһазлар тәкъдим итә. Сез монда кирәкле җиһазларның барысында диярлек һәм лаеклы бәядән таба аласыз.


Стоимость доставки рассчитана предварительно. Возможны неточности в расчетах.
Стоимость доставки будет перепроверена менеджером интернет - магазина во время обработки Вашего заказа.
Автоматически стоимость заказа рассчитывается не для всех служб.